Четверг, 28.03.2024, 23:42
Приветствую Вас Гость | RSS
 
Главная Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе - ФорумРегистрацияВход
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » 2011-2012 учебный год » Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе » Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе (Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе)
Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе
BkmДата: Вторник, 14.02.2012, 12:58 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Репутация: 5
Статус: Offline
"Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе" дигән фәнни-эзләнү эшендә күтәрелгән проблемаларга карата сезнең фикерегез нинди?
Бу проблемаларны чишү юлларын сез ничек күзаллыйсыз?
 
РустамДата: Вторник, 14.02.2012, 18:47 | Сообщение # 2
Лейтенант
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 2
Статус: Offline
Минемчә Хәзерге вакытта бик күп яшь әниләр үз балаларын ташлап калдыралар. Хәзер үз балаларын карамыйча эчеп яткан әниләр әз мени? Моның булуы мөмкин түгел. Кеше тәрбияле булырга, үз балалараын әйбәт тәрбияләргә тиешь дип уйлыйм мин.

Сообщение отредактировал Rustam - Вторник, 14.02.2012, 18:48
 
SalavatДата: Вторник, 14.02.2012, 21:08 | Сообщение # 3
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Исерек ана баласын бәхетле итә алмый. Бәхетсезлектә үскән кеше башкаларны да бәхетсез итә. Бәхетсез кешеләр яшәгән жәмгыять нинди була соң? Димәк, тәрбия бирүне кечкенәдән башларга кирәк. Кызлар да, малайлар да әхлаклы булырга тиеш. Андый балалар гына әхлаклы аналар, аталар булып үсәләр.

Сообщение отредактировал ph@tom - Вторник, 14.02.2012, 21:09
 
Smer4Дата: Вторник, 14.02.2012, 21:35 | Сообщение # 4
Типа Админ^^
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 1
Статус: Offline
Хатын-кызлар бала күтәрергә, бала тудырырга тиеш. Юк, бала тудырганнан соң түләнә торган акча өчен түгел, ә узләре өчен, гаиләләренең дәвамы булсын өчен. Аналарның күпчелеге чын мәгънәдә бөек исемгә - ана исеменә лаек. Алар өчен тормыш ул - гаилә, балалар, гаиләдәге проблемалар, шул проблемаларның уңай чишелеше. Мондый аналар өчен бәхет - балаларының сау - сәламәт булып, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булып үсүләре.
Ләкин, бүгенге тормышта башка мисаллар да җитәрлек. Эчеп - исереп йөрүче, балаларын бала тудыру йортында ук калдырып, аның дөньяда барлыгын да белмичә яшәүче аналар да бар. Ә балалар йортыннан алынган балалар барысы да яхшы кулларга эләгәме соң? Аларны үз балалары кебек үк яраталармы? Берьюлы берничә бала алу акча өчен генә түгелме икән? Унсигез яшьтән соң ул балалар ничек яшәрләр? Сораулар күп, җавабы аз.

Д. Айнур
 
DanislolДата: Вторник, 14.02.2012, 21:57 | Сообщение # 5
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 5
Репутация: 0
Статус: Offline
Минемчә хәзерге әниләр күбрәк гайләдә акча һәм байлык турында гына уйлыйлар. Һәм баларга вакытлары да калмый , алар эштән кайтып узләренен эшен эшлийләр һәм бала турында оныталар . Әмма балага тәрбия , эниләрнең ихтибары кирэк . Балалар эти энигә карап усэлэр һәм үзенең баларын да шулай итеп үстерәчәкләр.

Хабиров Данис


Сообщение отредактировал WolfDanis - Четверг, 16.02.2012, 08:52
 
TennikДата: Среда, 15.02.2012, 19:10 | Сообщение # 6
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 1
Статус: Offline
Минемчә бөтен хатын-кызлар бала тудырырга, үстерергә тиеш. Әйе, үстерергә , ташламаска ! Күп кенә яшь аналар үз балаларын үстерергә акчалары җитмәүдән балалар йортында ташлап китәләр, ә күбесе эчеп , тартып йөрүдән ташлыйлар. Бүгенге көндә шундый хәлләр булмаска тиеш, чөнки бүген яшь гайләләргә баланы үстерә өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, ләкин бу хәл чәчәк ата. Бу хәлнең булуы мөмкин түгел. Кеше тәрбияле булырга, үз балалараын әйбәт тәрбияләргә тиеш дип уйлыйм мин.

Тенников Артур


Сообщение отредактировал Tennik - Четверг, 16.02.2012, 09:11
 
JUDOistДата: Среда, 15.02.2012, 21:22 | Сообщение # 7
Рядовой
Группа: Заблокированные
Сообщений: 4
Репутация: 0
Статус: Offline
а
 
raushaniyaДата: Среда, 15.02.2012, 21:28 | Сообщение # 8
Рядовой
Группа: Учитель
Сообщений: 1
Репутация: 0
Статус: Offline
flower Гаилә учагын саклаучы - хатын-кыз. Ул тәрбияле булганда гына гаилә түгәрәк була. Хәзерге яшьләргә әйтер сүзем шул: киләчәгегез өметле булсын дисәгез, бүгеннән үк бу турыда уйлагыз. Тәрбиясез хатынның - баласы да тәрбиясез, ире кадерсез була. Пөхтә, матур, белемле, зәвыкьлы булып яшәүләргә ни җитә?! Балалар - өлкәннәрнең күчермәсе. Шулай булгач, бөтенесе әти-әнидән тора.
 
ЭмильДата: Среда, 15.02.2012, 21:59 | Сообщение # 9
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Бу фәнни эштә бик авыр проблемалар ачыклана хәзерге тормышта. Күп хатын-кызлар аракы эчеп бала табалар да, һәм бер шешә аракы өчен аларны саталар. Кайбер әниләр суеп, кыйнап үтерәләр балаларын. Бу безнең вакытта, кызганычка, бик еш очрашыла.
Кайбер кызлар 9, 10 сыйныфларда бала табалар. Шул кызларның әниләре ул баланы мусоркага ташларга яки роддомда калдырыга кушалар. Р. Фәхретдин бу эше белән киләчәк әниләрне ничек балалр тәрбияргә өйрәтә. балаларны, ничек ата-аналары белән дөрес относитҗся өйрәтә...
 
GarifullinДата: Среда, 15.02.2012, 22:20 | Сообщение # 10
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Ризаэдуин Фэхреудин хезмәтендә без җэмгыятьнең хәзерге ваккытта булган күп проблемаларын курдек.
Бу җәмгыятьнең тэртипсезлеге хатын кызларның балаларын тәрбиясе,эчеп йөрү тэрбясез гомер алып бару проблемасы ачыклана. Минемчә бөтен хатын-кызлар бала тудырырга, үстерергә тиеш.Ул тәрбияле булганда гына гаилә түгәрәк була. Гаилә учагын саклаучы - хатын- кыз.Кызлар тәрбия бирергә тиешь,ә кайберлэре баланы саталар,акча эшлиләр.Тартып, эчеп бала тудыралар.Миңа андый авыртулы бала кирэк тугел дип ташлыйлар.Һәм шул бала балалар йортына әләгә.Алай булырга тиешь түгел.Бу проблеманы узебез чишмә алмасак беркемдә булыша алмаячак.
 
самбистДата: Четверг, 16.02.2012, 09:03 | Сообщение # 11
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Балаларга әти-әниләре дөрес тәрбия биреп җиткермәгән семьялар бар. Әхләкне кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Шуның өчен күп яшьләр ялгышалар. Кыз балалар 14, 16,18 яшь тә тулмыйча бәби алып кайталар. Шундый хәлләр була, хәттә сабыйның әтисе кем икәнен дә белмиләр. Ярый әле ул сабыен үзе тәрбиясә, күп кызлар әниләренә яки әбиләренә тәрбиягә ташлап китәләр. Үзләре күңел ачып йөрүне дәвам итәләр. Ятим сабыйлар әниләре назына мәхрүм булып үсәләр. Бәхетсез сабыйларны алда ни көтә...? Ятим сабыйлар булмасын иде! Матур, тигез гайләләр дә генә үссеннәр иде сабыйлар.

Шангараев Айрат


Сообщение отредактировал самбист - Четверг, 16.02.2012, 09:06
 
HappyGirlДата: Четверг, 16.02.2012, 09:40 | Сообщение # 12
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Элек-электән үк борынгы бабалырыбыз балаларын яхшы гаммәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп,тату гомер иткәннәр. Минемчә, гаиләдә тәрбияче ролен хатын-кыз ала, чөнки тәрбияле бала булып үсү өчен, бала тәрбияне балачактан ук алырга тиеш, ә бу хатын-кыздан, әнидән генә тора. Әни генә безне дөнья белән таныштыра, кайсы әйбер әйбәт, ә кайсы начар икәнлеген күрсәтә, әни безгә гел ярдәмгә килергә әзер, ул бит безнен өчен генә яши!..
Ә бугенге көндә күпме оятсызлык, кешелексезлек, битарафлылык бу дөньяда. Хатын-кызлар ир-атлар шикелле тарталар, сүгенәләр... Бу хәлләрне ничек аңлатып була соң? Баланың әти-әнисен шундый тормыш алып барса, бала шундый гаиләдә уссә, нинди булыр сон ул? Әйе, хәтта әйбәт гаиләдә дә балалар гаделсезлек булып усәргә мөмкин. Һәм кешеләр "бала узе сайлый уз юлын."-дип әйтерләр, бәлки. Тик, минемчә, бөтен проблемалар гаиләдән чыгалар.
Бәлки, уйланырга вакыт җиткәндер инде?..

Шәфигуллина Зөһрә


Сообщение отредактировал HappyGirl - Четверг, 16.02.2012, 09:40
 
ГульназДата: Пятница, 17.02.2012, 20:38 | Сообщение # 13
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә бик актуаль проблемалар күтәрелгән. Минемчә баланың тормышы нинди булуы, әти-әнисенең нинди тәрбия бирүеннән тора. Хәзерге вакытта әти-әниләр бизнес, акча эшлэу, карьера үсеше турында уйлыйлар. Шул вакытта балалары начар тормыш алып бара башлый, 15-16 яштә балалар үзләре әти-әни булалар. Бу күренеш әкренләп көндәлек хәлгә әйләнеп бара...
Минемчә, һәр әйбернең үз вакыты булырга тиеш. Без бу дөньяда кунаклар гына, шуның өчен узебезгә бирелгән вакытны без лаеклы,дөрес итеп яшәргә тиешбез.

Гыйззәтова Гөлназ


Сообщение отредактировал Гульназ - Пятница, 17.02.2012, 20:41
 
leisikДата: Понедельник, 20.02.2012, 19:46 | Сообщение # 14
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 3
Репутация: 0
Статус: Offline
Гаилә кору-җайлы эш тугел. Ул бик катлаулы һәм җаваплы эш. Гаиләдә һәрбер кешенең үз бурычы бар.
Ир кеше гаиләне материаль яктан тәэмин итәргә тиеш:аның тамагын туйдырырга, киендерергә. Хатын-кыз исә, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр өчен җаваплы.
Минемчә, гаиләдә хытын-кызның роле мөһимрәк. Чөнки, уйлап карасаң, дөньяда бик ярлы гаиләләр бар. Алар акчасыз да тормыш итә алалар. Ә менә гаилә эчендә сәләмәт мөнәсәбәтләр юк икән, бу гаилә таркала. Һәм бернинди акча да булыша алмый.
Гаиләне кеше гәүдәсе итеп алсаң, хытын-кыз бу гәүдәнең иң мөһиме-башы булыр иде, ә инде ир исә-муен. Ә муен, баш борылмыйча, хәрәкәтләнә алмый, белгәнебезчә.
Гаиләнең бәхете хатын-кыздан тора. Хатын-кыз тәртипле, тугры, уңган булса, ирен яратса һәм хөрмәт итсә-мондый хатыннан бер ирнең дә китәсе килмәс. Әгәр дә хытын-кыз эчә, тарта, сүгенә, ире белән санлашмый икән-әлбәттә, бу хатын-кыз ялгызлыкка дучар ителгэн.
Ризаэтдин Фахреддин үзенең әсәрләрендә хытын-кызның тәрбиясенә кагылган проблемаларга туктала. Бу-хәзерге,безнең вакытка хас һәм актуаль проблема.
Хәзерге хатын-кызларга карасаң, аларның тәртипсез, җавапсыз, җиңел уйлы икәнен курәсен. Ә кайвакытта хатын-кызның җансызлы, хайваннардан да түбәнрәк гамәлләр кылуына шак катасың. Ничек инде тугыз ай буе йөрәгең астында йөрткән, үзең тудырган, үзеңнең җан кисәгеңне ташлап калдырып була? Инде үтерү турында сүз дә бармый!.. Әйе, бу башка сыймаслык әйберләр. Тик бу әле зур океандагы бер тамчы гына.
Күпме хатын-кыз оялмыйча, акча алыр өчен генә бала табалар, яки балалар йортыннан тәрбиягә алалар. Әти-әни теләмичә дөньяга килгән баланы ни көтә? Бу бала әти-әни ягыннан мәхәббәт, наз күреп үсми. Ул дөньяга усал, мораль яктан ямьсез кеше булып үсә. Бу-җәмгыятьнең киләчәк җынаятчесе.
Шул ук хәл акчага кызыгып тәрбиягә алынган бала белән килеп чыга. Бу мескен бала күпме өмет белән яңа гаиләгә килә, тормышын үзгәртергә тели. Әйе, чыннан да, аның тормышы бу гаиләдә үзгәрә, тик, кызганычка каршы, яхшы якка түгел. Бу бала, шулай ук әти-әнисе ягыннан сөю, бер матур караш күрми. Ахыр чиктә, чыдый алмыйча, ул чыгып китә. Менә сезгә киләчәк бомҗ. Әлбәттә, әле ул исән калса.
Бала барысын да үз әти-әнисеннән өйрәнә, алардан үрнәк ала. Ә бала гаиләдә әти-әнисенең эчүен, тартуын, сүгенүен күреп яшәсә, нинди булып үсәр? Кайдан ул матурлыкка, әдәплеккә, тәрбиягә өйрәнергә тиеш?..
Дөньяда бер елга өч миллионлап аборт ясала. Баланы туганчы юк итәләр. Күп очракта бу, мөгаен иң зур гөнаһны, унике-уналты яшьлек яшь кызлар кыла. Бу проблеманың асылы, әлбәттә, кызның гаиләсендә. Әти-әниләре баланы тиешенчә тәрбиямиләр, яки аларның вакытлары җитми. Ә аннары, инде соң булгач, башларын ваталар:"Ничек шулай булып чыга алды?" Гаеп эзли башлыйлар-барысында, тик үзләрендә генә тугел. Ахыр чиктә кыз баланы яман гамәлгә эттерәләр. Бер уйлап карасаң, күпме хатын-кызлар бала таба алмыйча газапланалар. Ә кайсысынадыр бәхет елмайган, тик.. Бу хәл, әлбәттә, дөрес тугел.
Әйе, сораулар бик күп, тик аларга җавап табып булмый.
Әлбәттә, сөенечкә каршы, бу дөньяда барлык хатын-кызлар да бозык тугел; аларда бөтен дөнья тора. Без барыбыз да сәләмәт, акыллы балалар үстерегрә телибез. Шуңа күрә, нәрсәгә тартырга, эчәргә, наркотиклар кабул итәргә?.. Әйдәгез үз киләчәгебез-балаларыбыз өчен кайгырыйк, тырышыйк. Бу хакта барлык хатын-кызлар да уйланырга тиеш.

Зарипова Ләйсән
 
aiselДата: Понедельник, 20.02.2012, 23:04 | Сообщение # 15
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 4
Репутация: 0
Статус: Offline
Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз. Аларның бөеклеген беркем дә инкарь итә алмый. Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки илаһыбыз тарафыннан аларга зур җаваплылык йөкләнгән.
Адәм баласы туган көненнән алып соңгы көненә кадәр назга, игътибарга, иркәләүгә мохтаҗ булып яши. Әтисе гаиләсен туендыру өчен армый-талмый көч түксә, әнисе баланы кеше итәр өчен иң бөек булган әдәплелек, ярдәмчелек кебек сыйфатларга төшендерә.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә гүзәл затларыбыз балаларын тиешле ихтибардан, наздан мәхрүм итәләр. Эш белән мавыгып, балалары белән аз вакыт үткәрәләр. Минем уйлавымча бу хич тә дөрес түгел, чөнки яратуны тоеп үсмәгән бала киләчәктә үзе башкаларны сөя, хөрмәт итә алыр микән соң?!

Сабирзянова Айсылу
 
Форум » 2011-2012 учебный год » Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе » Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе (Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2024