Мини-чат |
|
|
|
|
Главная » 2011 » Февраль » 18 » Йөрәк сыкравы
|
Йөрәк сыкравы.
Асияне тормыш җиле бер дә какмады. Бердәнбер кыз булгангамы, әти-әнисе артык иркәләп үстерде аны. "Теләгән киемен кисен, теләгәнен ашасын, барасы килгән җиренә барсын”. Әти-әнинең кызны тәрбияләүдәге төп фикерләре шуннан тирәнгә китмәде. Мәктәпне аннан-монннан укып чыккач, Асияне, зур акчалар түгеп, сәүдә институтына укырга керттеләр. 5 елны әти-әнисе ярдәме белән көчкә тәмамлады ул. Ләкин яшьтәшләре белән күңел ачулар, ел саен ял йортында, диңгез буенда ял итүләргә бер дә каршы килмәде кыз. Кыскасы, тырыш ата-ана үзләре күрмәгән рәхәтләр, сый-хөрмәт, байлык белән Асияне иркәләделәр. Үз-үзен генә яратучы, теләгәненә үпкәләүләр аша ирешергә өйрәнгән бала тәрбияләделәр алар. Дипломы, матурлыгы булса, тормышта шул җиткән, дип уйладылар.
Зур танышлыклар аркылы Асияне яхшы оешмага эшкә урнаштырдылар. Матур, бай кызга күз салучылар да, сүз катучылар да булмады түгел. Ләкин ул сайланды. Аңа күзенә генә карап торучы, аның кураена биергә әзер булган ир-егет кирәк иде. Һәм ул теләгенә иреште. Ул эшләгән оешмага авылдан бер егет килеп урнашты. "Теләгән елан ите ашаган”, – диләр бит. Үзеннән өч яшькә кече булуга карамастан, егетнең күңелен яулауга кереште ул. Матур күлмәкләрне алыштырып кына торды, тәмле телләнеп, зифа буй-сыны белән көн дә егет тирәсендә бөтерелде Асия. Һәрвакыт җиңүгә гадәтләнгән кыз бу юлы да сынатмады.
Рафаэльнең әти-әнисе күптән вафат иделәр. Хатын-кызның җылы карашын, тәмле аш-суын тансыклаган егет Асиянең мәхәббәт җепләренә тиз эләкте. Гаилә тормышын бүтәнчәрәк күз алдына китергән Рафаэль хатыны Асиянең эштән җылы ризык, ягымлы йөз белән каршылавына өметләнде. Озакламый үзен ярык тагарак янында калгандай хис итте. Чөнки иркә Асия йортта берни дә эшли белми, эшләргә дә теләми иде. Аш-су әзерләүнең, савыт-саба юу, өй җыештыруның берсенә дә өйрәнмәгән иде ул. Ләкин иптәш хатыннары белән сәгатьләр буе гайбәт сату, кибетләрдә акча туздыруны бик оста башкарды. Иренең киңәшләрен, өйрәтүләрен ишетергә теләмәде, үзенчә яшәде, акланыр өчен, төрле сәбәпләр уйлап тапты, хәтта ялганга барудан да чирканмады. Рафаэль, аны үзгәртүгә кул селтәп, өйдәге барлык эшне үз җилкәсенә алды. Бик ярата бит ул Асияне, югалтудан бик курка иде. Балага узганлыгын белгәч, бигрәк тә йомшарды. Өрмәгән җиргә утыртмады, каршы сүз әйтмәде, җылы ризыктан, тәм-томнан өзмәде. Кичләр буе телевизор каршында аяк бөкләп утырырга гына торучы Асияне саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга үгетләде.
Малай көтте Рафаэль. Үзенчә тәрбияләргә, эшкә өйрәтергә хыялланды ул. Кояшлы май таңында кызы дөньяга аваз салды. Нәни йөрәк җимешен беренче күрүгә яратты Рафаэль. Асия исә иркә хатын булуын бервакытта да оныттырмады, йорт эшләренә якын да килмәде. Кичләрен иптәш хатыннары белән күңел ачулардан туктамады. Төн уртасында гына тәмәкегә аңкып, хәмердән исергәләп кайткан чаклары еш булды аның. Түзде ир, барысы хакына да түзде. Менә рәтләнер, менә тормыш тиешле тәртипкә килер дип өметләнде. Асия хәтта кызын карауга, баланың вакытында тамагын туйдыру, режим белән йоклату кебек эшләргә дә игътибар бирмәде. Үзе дә ул күбрәк каты-коты белән аягүрә тамак ялгап кына, ире әзерләгәнне телевизор каршында ашарга гадәтләнде. Гаилә белән табын янында җыелу сирәк күренешкә әйләнде, ашаган ризыкны мактау, әзерләгән кешегә рәхмәт әйтү кебек гамәлләр бу ике хатын-кыз өчен ят әйберләр иде. Күрсәткән хезмәтләре өчен мактау, олылау көткән Рафаэль тора-бара боларга да күнекте. Әти-әнисе кызларының тормышта бернәрсәгә өйрәнелмәгән булуын, үзләренең ялгыш тәрбия бирүләрен аңлаганнар иде инде. Шул хатаны төзәтү өченме, алар кияү яклы иделәр. Кызы Асия чисталыкның ни дигәнен дә белмәгәч, әни кеше йортта җыештыру, кер юу эшләрен үз өстенә алды. Кияүнең сабырлыгы бетеп, тормышлары бозылып китүдән коты алынып яшәде ананың.
"Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер”, – ди халык мәкале. Кызлары Айгөл дә күбрәк әнисеннән үрнәк алырга тырышты. Матур күлмәкләрне алыштырып кына тордылар алар. Салган киемне юу, үтүкләүне белмәделәр дә. Асия дә кызын йорт эшләренә өйрәтәсе урында үзенең эш сөймәвен, ирен хөрмәт итмәвен генә күрсәтә килде. Әтисенә булган мөнәсәбәткә Айгөл дә ияләнде.
Әнисе кебек төксе җаваплар, саубуллашмый, кисәтми өйдән чыгып китүләр, кара-каршы сүз көрәштерүләргә өйрәнде ул. Кичләрен дуслары белән урамга чыгып китү ягын карады. Асия кайвакытта кызына: "Өйдә бул, дәресләреңне кара, иптәшләрең арасында үзеңне тәртипле тот, тәмәкене авызга якын да китермә, алкогольле эчемлекләрне тәмләп тә карама”, – дип, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп маташты. Ләкин әнисе үрнәге аша бары тик тискәре сыйфатларны гына күреп бозылган бала боларга колак та салмады, әтигә генә түгел, әнисенә дә тавыш күтәрә башлады. Үзенә каршылык булмаганга гадәтләнгән Асия Айгөлне кычкырып тыңлатырга тырышты. Алар арасында низаглар да кабатланып торды. Әнисе кебек үк Айгөл дә ашарга әзерләү, савыт-саба юу, өй җыештыру, тегү-чигү кебек эшләрне бер дә яратмады. Укуга да әллә ни күңел салмады. Укуы белән кызыксына башласалар, ялганларга, эшләмәс өчен, төрле хәйләләр уйларга остарып бетте Айгөл. Көннәр буе телевизор каршысында аунарга, төшкә хәтле йокларга бик яратты ул. Кызының болай үсүенә Рафаэльнең йөрәге әрнеде. Көннәрдән беркөнне Айгөлне үзе өйрәтеп карарга булды.
– Кызым, син бик акыллы да, матур да. Сине барыбыз да яратабыз, – дип ипләп кенә сүз башлады ул. – Акыллы егет очрап, үз тормышыгызны төзерсез. Гаилә тормышында аңлашып яшәү өчен, матурлык кына җитми, кызым. Аз-азлап йорт эшләренә өйрәнсәң, үзеңә рәхәт булыр.
– Әни йорт эшләрен эшләми бит әле, барыбер рәхәт яши. Миңа да синең кебек юаш, сүзне тыңлый, күзгә генә карап тора торган, әнием әйтмешли, "мүкләк” очрар әле.
Рафаэль бу сүзләрдән телсез калды. Бөтен күңелен биреп яраткан газизләреннән мондый мөнәсәбәтне көтмәгән иде ул. Яраткан хатынын, сөекле кызын гафу итәргә теләде. Дөрес тәрбия алмаган әнисе үз баласына матур үрнәк күрсәтмәде шул. Кызлары эгоист, ялкау, әдәпсез булып үсеп тә җиткән бит. Анасы тәрбия биргәнне көтеп, ата да нәрсәнедер кулдан ычкындырган, нәрсәгәдер күз йомып калган икән бит. Ни эшләргә белмәүдән аның күңеле сызланды, тамак төбенә төер тыгылды. Бу авыр тойгыны уздыру, фаҗигагә тиң бу халәттән чыгу юлларын эзләргә кирәк иде. Шундый авыр уйлардан арынырга, аны аңламаган кешеләрдән, чарасызлыктан качарга теләп, Рафаэль шау-гөр килеп торган кичке урамга чыгып китте. Тизрәк бу бәхетсезлектән котыласы килде аның. Машиналар агымына ияреп, ниндидер билгесезлеккә таба ашыга-ашыга атлады да атлады ул. Башы гөжли, йөрәгенең сыкравына түзәр хәл юк, үкереп елыйсы, бар көченә кычкырасы килә... Кинәт барысын басып китәргә теләгәндәй, ниндидер бәрелгән тимер, көчле тормоз тавышлары ишетелде. Машина алдына шау-гөр килеп халык җыелды, юл уртасында әзмәвердәй ир-егет ята иде.
Гомеренең уртасына да җитмәгән Рафаэль бөтен борчуларыннан да котылды. Ә иренең машинага бәрелеп үлгәнен ишеткән Асия тынсыз калды. Аның өчен утка-суга керергә әзер иде бит Рафаэле. Нишләп шундый фаҗигагә дучар булды ул? Нишләп аны берүзен калдырып китте ул? Иреннән башка ничек яшәр алга таба? Юлдан язып барган кызын ничек кеше итәр? Шушы тема буенча форумдагы обсуждениегә керә аласыз: http://sch4.clan.su/forum/21-92-1
|
Категория: Новости школы |
Просмотров: 1807 |
Добавил: gera
| Рейтинг: 2.3/3 |
Всего комментариев: 18 | 1 2 » |
хэзерге кондэ мондый очраклар,кызганычка каршы, бик еш очрый.Рафаель Асияне яратканга курэ анын кыланышларына тузэ,узгэрер эле дип ометлэнэ.тик назда ускэн кызны мондый тормышта канэгатлэндерэ.эйбер булганда анын кадерен белмилэр ул югалгач яки беткэч кенэ искэ тошерэлэр.Асиядэ Рафаэль Улгэч кенэ анын нигэ кадерен белмэдем икэн дип укенэ.Шунсы кызганыч,Асия кызында узе шикелле иркэ бала итеп устерэ
|
"Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер”, – ди халык мәкале. Мин бу фикер белән килешәм. Асиянең әти-әнисе дөрес тәрбия бирмәгән һәм ул да кызына дөрес тәрбияне ничек бирсен?! Кешенең бәхете, язмышы - үз кулында. Көч чыкмыйча, көч керми. Укымыйча гына белемле булып булмый. Әти-әнинең байлыгы бик тиз бетә, шуңа күрә һәр кеше барлык нәрсәне дөньяда үз көче белән табарга тиеш. Менә шул вакытта гына, син сәламәт тә, бәхетле дә булырсың һәм тормышның да кадерен белерсең...
|
Хэзер бик еш очрый торган гаилэ проблемасы турында бу хикэя...Чыннанда, Ата-ана баласын артык каты яратуы аркасында,барлык капризларын утэп,иркэлэп бетергэннэн купме кеше бэхетсез...Рафаэльны бик кызганам...Бу эсэрне кубрэк ир затлары укысын иде чонки кубесе тышкы кыэфэткэ генэ карап узлэренен тормышларын бэхетсез итэлэр...
|
Минемчэ,бу эсэрдэ гаеп ата-анада. Чонки алар артык иркәләп үстергэннэр Асияне. Мондый гаилэлэр доньяда куп.Ата-анасы аны ойдэге эшлэргэ ойрэтмэгэннэр.Асия тик ача гына туздырырга ойрэнгэн.Асиянен кызы Айгол дэ гел энисенэн урнэк ала.Асия узенен хатасын Рафаэль вафат булгач кына анлый. Лэкин инде сон була.
|
14
Аноним
(19.02.2011 21:26)
Бу әсәрне укыгач, яшьлектәге ялгышларым исемә төште. Мин дә нәкъ Асия кебек идем. Ләкин вакытында туктала алдым. Кызыңны тәртипле итәр өчен, аңа сүзең үтсен өчен, үзеңә тәртипле булырга кирәк.
|
13
Алия
(19.02.2011 21:21)
Кыз бала өчен әни үрнәк булырга тиеш. Нинди булырга кирәк икәнен бала өлкәннәрдән күреп өйрәнә. Без әтине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Әтигә төксе эндәшсәм, әни мине ачулана.
|
Минемчэ, Асиянен тэрбиясендэ эти-энисенен гаебе зур. Алар балаларын кечкенэдэн эш сояргэ, тэртипле булырга, якыннарын кайгыртып яшэргэ ойрэтмэгэннэр. Бердэнбер бала буларак ул узен генэ яратып усэ. "Алма агачыннан ерак тошми",- ди татар халык мэкале. Бу эсэрдэ дэ энисенен шушы тискэре холкын куреп ускэн Айголнен тэртибе начар, ул да эти- энисен тынламый, каршы дэшэ. Хэм нэтижэсе дэ бик аяныч: гаилэсе турында уйланып барганда, этисе юл хэлакэтенэ элэгеп вафат була.
|
11
Айгуль
(19.02.2011 12:12)
Бу эсэрдэ гаеп ата-анада. Баланы кечкенэдэн рэхэтлэнеп акча туздырырга,суз тынламауга иялэндергэннэр. Минем уйлавымча, андый гайлэлэр бик куп. Кубесенчэ бер генэ бала булган гайлэлэрдэ шушындый хэл килеп чыга. Рафаэльне мин бик кызганам,ул Асияне яраткан, шуна анын бар ялгышлыкларына куз йомган. Асиянен аналары жибэргэн хата аркасында купме кеше бэхетсез! Асиянен кызыда узе шикелле була хэм беркешегэ дэ бэхет китермэячэг! Бу эсэрдэ кутэрелгэн проблема бик актуаль. Шушы эсэрне укып, хэзерге яшьлэр гыйбрэт алсыннар иде!
|
10
Лилия
(18.02.2011 23:30)
Акча бирү, тәрбия бирү түгел шул. Тәрбиянең нәтиҗәсе еллар узгач беленә. Балага тәрбия бирмәүнең ахыры аянычлы бетүен аңлый алсын иде ата-ана.Бу бит гомерлек йөрәк сыкравы.
|
9
Сәлимә әбиегез
(18.02.2011 23:09)
Башта кызның ата-анасы гаепле. Аннары ир гаепле, үзенең хатынын да кулга ала белмәгән, кызын да тәрбияли белмәгән. Безнең әниләр сорамыйча бер җиргә чыксаң... Әле сорар өчен көне буе җир җимертеп эшлисе иде. Аннан соң да рөхсәт итәләрме әле сиңа, юкмы?
|
|
1-10 11-18 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Войти |
|
|
|
Календарь |
|
Сегодня день рождения пользователя:
ПОЗДРАВЛЯЕМ!!! |
|
Наш опрос |
|
|
Статистика |
|
| |